news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табигать министрлыгы һәм Роспотребнадзор пластикны кулланудан алырга тәкъдим итә

Алмашка күп тапкыр кулланыла торган савытлар һәм таркала торган полимер материаллар җитештерергә киңәш ителә.

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). Россия Табигать министрлыгы һәм Роспотребнадзор Россия Президенты каршындагы Советта пластик калдыклар проблемалары буенча үз позициясен тәкъдим итте. Икенчел эшкәртү үссә дә, таркалмый торган пластикның төп өлеше чүп полигоннарына җибәрелә, җиргә һәм диңгезләргә эләгә. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Шуңа күрә ведомстволар акрынлап пластмасса куллануны киметергә һәм бер тапкыр кулланыла торган полиэтилен пакетлар, бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба җитештерүне һәм куллануны тыярга тәкъдим итә. Алмашка күп тапкыр кулланыла торган савытлар һәм таркала торган полимер материаллар җитештерүне үстерү киңәш ителә.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте, моннан тыш, азык-төлек калдыкларын һәм биоэнергетика чыганагы буларак кирәк булмаган продуктларны куллану буенча закон нормаларын эшләргә кирәк дип саный.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100