news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Табигать байлыклары комитеты бүреләр һөҗүме турындагы хәбәрне кире какты

Белгечләр Татарстанда бүреләр үрчүе күзәтелми, дип белдерде.

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ»). Татарстанның Табигать ресурслары буенча дәүләт комитеты Татарстанга бүреләр һөҗүм итүе турындагы хәбәрләрне кире какты. Бу хакта ведомствоның рәсми сайтында белдерү ясалды. Мәгълүм булганча, шушы көннәрдә мессенджерларда янәсе Зәй районы территориясенә таба бүре өере килә дигән видеороликлар таралган иде.

Табигать ресурслары комитеты хезмәткәрләре бу мәгълүматларны тикшергән һәм алар расланмаган.

Татарстанда бүреләр үрчүе күзәтелми, дип белдерә белгечләр. Кайвакыт күрше төбәкләрдән кергән бүреләр күренгәли дигән хәбәрләр генә ишетелгәли, әмма алар да расланмаган.

Комитет аучылык хуҗалыкларын даими рәвештә күзәтеп тора.

news_right_1
news_right_2
news_bot