news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Табибларның һәм тәрбиячеләрнең хезмәт хаклары 2012 елдан бирле ике тапкырга артты

Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык Юлламасында республикада ил Президентының "май указлары" тулысынча үтәлүен әйтте.

Табибларның һәм тәрбиячеләрнең хезмәт хаклары 2012 елдан бирле ике тапкырга артты
архив/Михаил Захаров

(Казан, 24 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Гаделшина). “Татарстанда илебез Президентының 2012 елның май указлары тулысынча үтәлде”, – дип әйтте Рөстәм Миңнеханов бүген ТР Дәүләт Советына еллык Юлламасында.

Татарстан Президенты бу уңайдан, табиблар һәм тәрбиячеләрнең хезмәт хакы ике тапкырга, укытучылар һәм бюджет өлкәсендәге башка категория хезмәткәрләрнең эш хакы бер ярым тапкырга артуын искәртте. 30 меңнән артык күпбалалы гаилә җир кишәрлекләренә ия булуын, электрон хезмәт күрсәтүләрдән файдаланучы гражданнарның саны 20 проценттан 80 процентка җитүен әйтте.

“Май указлары Россия Президентының яңа указы – илебезнең 2024 елга төп стратегик документы нигезендә тормышка ашырыла торган илкүләм проектларда дәвам иттерелә”, – диде Рөстәм Миңнеханов.

news_right_1
news_right_2
news_bot