news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Табибларга рәхмәтне Yardam.ru порталы аша әйтеп була

«Табибларга хатлар» сервисы аша хат юлларга мөмкин.

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Республиканың һәр кешесе медицина хезмәткәрләренең фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен Yardam.ru мәгълүмати порталында эшли башлаган «Табибларга хатлар» сервисы аша җиткерә ала. Бу турыда Тататарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Җиңел булмаган көндәлек хезмәтләре өчен табибларга рәхмәтләрне әйтү өчен Yardam.ru сайтында хат язып калдырырга мөмкин. Моның өчен үз исемеңне атап, хатның кайсы хастаханәгә юллавылуын күрсәтергә кирәк. Теләге булган кешеләр хатка фото да өсти ала.

Хатларны yardam@tatar.ru почта адресына да җибәрергә була.

«Табибларга хатлар» сервисы май ахырында эшли башлаган. Акциядә рәхмәт хатын язып, ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин да катнашкан иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot