news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Табибларга пычак белән ташланган Чаллы кешесенә карата җинаять эше кузгатылган

Кулга алынган кешегә наркотикларга үткәрелгән тест уңай нәтиҗә күрсәткән.

(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ»). Табибларга пычак белән ташланган Чаллы кешесенә карата җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Медицина хезмәткәрләренә янаган өчен тоткарланган яшь кешегә наркотикларга тест узарга тәкъдим иткәннәр, ул уңай нәтиҗә күрсәткән.

Бу факт буенча кеше үтерү яки сәламәтлеккә авыр зыян китерү белән янау турында җинаять эше кузгатылган. Моннан тыш, полицейскийлар ир-атка наркотик матдәләр куллану турында административ эш кузгату мәсьәләсен дә карый.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100