Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Табибларга метанол белән агуланудан зыян күргән унөченче кеше мөрәҗәгать иткән
Хастаханәдә ятучыларның өчесе авыр хәлдә, калганнарының хәле уртача авыр.
(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Башкаланың 7нче шәһәр клиник хастаханәсе кискен агуланулар үзәгенә метил спирты белән агуланудан зыян күргән тагын бер — унөченче кеше мөрәҗәгать иткән.
Билгеле булганча, ул Башкортстаннан Казанга килгән 18 яшьлек кыз.
«Кызның сәламәтлек торышы уртача авырлыкта», — дип сөйләде агентлыкка ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы Алия Насыйбуллина.
Хәзерге вакытта хастаханәдә Салмачыда арендага алынган коттеджда туган көн билгеләп үткән бер үк компаниядән биш кыз һәм сигез егет бар. Зыян күрүчеләрнең унбере — Башкортстанда туып-үскән, икесе Казаннан.
Хастаханәдә ятучыларның өчесе авыр хәлдә, калганнарының хәле уртача авыр. Табиблар аларның тормышы өчен көрәшә. Агентлык мәгълүматлары буенча, бер көн элек шул ук компаниядә булган кызларның берсе Мәскәүгә киткән, аның сәламәтлек торышы турында әлегә бернинди мәгълүмат та юк.
Хәзерге вакытта полицейскийлар студентларга суррогат саткан кешене эзли. ТР Тикшерү комитеты «Сатып алучыларның тормышы һәм сәламәтлеге таләпләренә җавап бирми торган товарлар сату турында»гы маддә буенча җинаять эше кузгаткан. Эшне тикшерүне ТР прокуратурасы үз контроленә алган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз