news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табибларга диспансеризация вакытында онкологияне ачыклаган өчен өстәмә акча түләячәкләр

Хөкүмәт бу максатларга өстәмә чыгымнар булдыруны йөкләде.

Табибларга диспансеризация вакытында онкологияне ачыклаган өчен өстәмә акча түләячәкләр
архив

(Казан, 25 апрель, «Татар-информ»). Киләсе елдан башлап медицина хезмәткәрләренә диспансерлаштыру барышында онкология авыруларын ачыклаган өчен матди кызыксындыу булачак. Бу хакта «Российская газета» яза.

Премьер-министр Дмитрий Медведев 2020-22 елларга Федераль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетын формалаштырганда Хөкүмәт Рәисе урынбасары Татьяна Голиковага бу максатларга өстәмә чыгымнар булдыруны йөкләде.

Тәкъдимнәр 2 декабрьгә кадәр формалаштырылырга тиеш. Сәламәтлек саклау министрлыгы 20 майга кадәр Хөкүмәткә 2019-20 елларда Россия Федерациясе өлкән кешеләренә Бөтенроссия диспансеризациясен үткәрү турындагы норматив хокукый акт проектын тәкъдим итәргә тиеш.

Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Хезмәт кодексына үзгәрешләр әзерләргә тиеш. Аның нигезендә диспансеризация узганда 40 яшьтән узган хезмәткәргә елга бер тапкыр эш урынын һәм уртача хезмәт хакын саклап калып эштән азат ителү хокукы биреләчәк. Документ проектын 20 июньгә кадәр тапшырырга кирәк.

Бөтенроссия диспансеризациясенә төбәкләрдә әзерләнәчәкләр. Төбәк хакимиятләренә премьер диспансерлаштыру узачак беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүче медицина учреждениеләре исемлеген төзергә һәм халык белән, шул исәптән өйләргә йөрүне дә кертеп, актив эшләргә күрсәтмә бирде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100