Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Табиблар югалган сугыш ветеранын тапкан
Әбигә тиешле медицина ярдәме күрсәтелгән.
(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ», Валерия Белова). Казанда 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе табиблары югалган әбине өенә илтеп куйган, дип хәбәр ителә клинканың Instagram битендә.
Алдагы көнне хастаханәнең кабул итү бүлегенә ашыгыч ярдәм хезмәте өлкән яшьтәге хатын-кызны алып килгән. Аңа тиешле медицина ярдәме күрсәтелгән, әбине профильле табиблар караган, кирәкле тикшеренүләр уздырылган. Табиблар сүзләренчә, әбине госпитализацияләү таләп ителмәгән.
«Өлкән яшьтә булу сәбәпле, әби мөстәкыйль рәвештә өенә кайта алмаган, чөнки адресын искә төшермәгән. Ул әйткән исем һәм фамилия буенча мәгълүматлар базасында табиблар аның яшәгән адресын тапкан», – диелә хәбәрдә.
Сугыш ветеранын хастаханә машинасында өенә илтеп куйганнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз