news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиблар яз уртасында Россиядә Covid-19 авырулары саны артыр дип фаразлый

Коронавирус белән авыручылар саны май аенда кимүгә барачак, дип саный инфекционистлар.

(Казан, 7 март, «Татар-информ»). Россиядә Covid-19 инфекциясе белән авыручылар саны яз уртасында артырга мөмкин, кимү май ахырында башланачак.

«Минемчә, яз уртасында, мөгаен, кимү түгел, ә авырулар санының артуы булыр», — дип сөйли «Медицина лидеры» медицина үзәге баш табибы, табиб-инфекционист Евгений Тимаков. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Тимаков сүзләренчә, бу төрле факторларга бәйле: бер ел элек чирләгән кешеләрдә кабат йоктыру куркынычы барлыкка киләчәк, ә җиңел яки симптомсыз формада чирләүчеләрдә иммунитет ул кадәр көчле түгел.

Моннан тыш, язын, гадәттә, сезонлы авырулар саны арта, ул да иммунитетны киметә. Шулай ук һава Covid-19 инфекциясе таралуга ярдәм итә, чөнки Россиянең урта полосасында һава дымлылыгы билгеле бер температурада була, дип сөйли инфекционист.

Россия Халыклар дуслыгы университетының (РУДН) йогышлы авырулар кафедрасы доценты Сергей Вознесенский аның фикере белән килешә. Ул инфекция таралуга комачауларга мөмкин булган уңай факторлар арасында коронавируска каршы прививка ясатучыларның саны көннән-көн артуын искәртә.

«Без апрель-май айларында авыручылар саны кимер дип бик өметләнәбез», — диде Вознесенский. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100