news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиблар якын киләчәктә бөтен дөньяда кызылча, кызамык авыруларын булдырмау максатын куя

Халыкка вакцинация уздыру дөньяда елына 2 миллионнан алып 3 миллионга кадәр үлем очрагын булдырмый кала.

(Казан, 24 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы якын елларда кызылча һәм кызамык авыруларын бөтенләй булдырмау максатын куя. Бу хакта бүген Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан буенча Роспонтребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина белдерде.

Аның сүзләренчә, халыкка вакцинация уздыру дөньяда елына 2 миллионнан алып 3 миллионга кадәр үлем очрагын булдырмый кала. Сүз дифтерия, кызылча, кызамык, столбняк, бума ютәл (коклюш) авыруларыннан үлем турында бара.

Марина Патяшина 2005 елдан бирле, апрель аенда, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы инициативасы буенча, Европа иммунизация атналыгы уздырылганын билгеләп үтте. Быел ул 23-29 апрельдә “Кисәтергә. Сакларга. Прививка ясатырга” шигаре астында уза. Марина Патяшина бу атналыкның максаты халыкка нинди вакциналар булуы һәм аларның әһәмияте турында мәгълүмат җиткерүдән гыйбарәт булуын әйтте. “Вакцинация яшенә карамастан бөтен кешегә кирәк. Әгәр бөтен дөньяда вакцинацияләүнең тулы күләмдә булуына ирешсәк, без йогышлы авырулардан тагын 1,5 млн үлем очракларын булдырмый калыр идек”, - ди Патяшина. Аның сүзләренә караганда, прививка ясаткан кеше авырый калса да, аның чире җиңелчә генә узып китәчәк.

Прививкалар нәтиҗәсендә йогышлы авыруларга каршы көрәштә җитди уңышларга ирешелгән. Дөньяда 1978 елдан бирле натураль оспа теркәлми. 2002 елдан бирле Россия Федерациясендә полиомиелит очраклары ачыкланмаган. “Бүген Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы якын елларда кызылча һәм кызамык авыруларын юкка чыгару максатын куя”, - дип белдерде Марина Патяшина. Ул, теге яки бу төбәктә эпидемиологик вазгыять имин булсын өчен, вакциянация 90 проценттан да ким булмаска, ә балалар арасында 95 проценттан артык булырга тиешлеген искәртте. “Татарстанда вакцинопрофилактика буенча башкарылган эш соңгы ике елда инфекцияләрнең 130 меңнән артык очрагын булдырмый калдырды”, - диде спикер.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100