Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Табиблар Яңа ел корпоративларын уздырмаска киңәш итте
Яңа ел корпоративын урамда үткәрү дә яхшы альтернатива була ала, ди табиб.
(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Быел Яңа ел корпоративларын үткәрүдән баш тартырга кирәк. Моның урынына хезмәттәшләр белән интернет-кичә оештырырга була дип саный РИА Новости оештырган сораштыруда катнашкан табиблар. Бу хакта РИА Новости яза.
«Быел эпидемиологик хәл катлаулы булу сәбәпле, Яңа ел корпоративларын үткәрүдән баш тартырга кирәк. Кайбер төбәкләрдә мондый чараларны үткәрүне тыюны күздә тоткан законнар белән җайга салу да бар», — диде табиб аллерголог-иммунолог Владимир Болибок.
Ул билгеләп үткәнчә, дистанцион кичә гадәти бәйрәмгә яхшы альтернатива була ала. Кичәне видеоэлемтә аша оештырырга була дип саный табиб.
Инфекционист, вакцинолог Евгений Тимаков шулай ук зур компанияләрдә корпоративлар үткәрүдән баш тартырга киңәш итте. Моннан тыш, әгәр дә бәйрәм оештырсалар, кичә өчен иркен җилләтелә торган бүлмә сайларга кирәк, дип билгеләп үтте инфекционист.
Яңа ел корпоративын урамда үткәрү дә яхшы альтернатива. Анда һавадагы вируслы кисәкләрнең концентрациясе бүлмәдәгегә караганда түбәнрәк булачак. Ләкин урамда да социаль дистанцияне үтәргә кирәклеген истә тотарга кирәк, дип өстәде табиб.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз