news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиблар волонтерларның ковид йоктыручылар санын ничек киметә алуы хакында сөйләде

Бүгенге көндә республикада 664 меңнән артык кеше вакцинациянең беренче этабын узган.

(Казан, 13 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Вакцинация, төрле препаратлар һәм коронавирус турында хәбәрдар булган волонтерлар һәм коммерцияле булмаган оешма вәкилләре халыкны кызыксындырган күп кенә сорауларга җавап бирә һәм Татарстан территориясендә вакцинация кампаниясен үткәрүдә ярдәм итә алачак. ТР Иҗтимагый палатасында «Мин прививкадан курыкмыйм» Бөтенроссия акциясе кысаларында узган түгәрәк өстәлдә шундый фикер әйтелде.

Чарада Татарстан табиблары җәмәгать эшендә катнашучылар һәм волонтерларның яңа коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясау турындагы сорауларына җавап бирде.

«Кешеләрнең төрле категориясе белән эшләүче коммерцияле булмаган оешмалар аңлату эшләрендә катнаша. Коммерцияле булмаган оешмалар үзләре бүгенге көндә республикада ниләр эшләнүе турында хәбәрдар булсын, конкрет саннарны белеп торсын, вазгыять хакындагы реаль картинаны күз алдына китерсен өчен без бу өлкәдә көн саен кайнаучы хөрмәтле экспертлар һәм белгечләрне чакырдык», - диде Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева.

Түгәрәк өстәлдә иҗтимагый һәм коммерцияле булмаган оешмаларны тәкъдим итүче 42 вәкил катнашты, алар чарага видеоэлемтә буенча тоташты.

«Безгә сезнең белән бәйләнештә булу мөһим, без сезгә социум белән ышанычлы рәвештә эшләүче агентлар буларак исәп тотабыз. Әгәр сез вазгыять турындагы бөтен мәгълүматны белеп торсагыз, бу республика һәм тулаем алганда илдәге эпидемиологик хәлдә чагылыш табачак», - дип мөрәҗәгать итте түгәрәк өстәлдә катнашучыларга ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков.

Ул билгеләп үткәнчә, хәзер кешеләр прививка ясатырга активрак килә башлаган. Әйтик, соңгы мәгълүматлар буенча, Татарстанда препаратларның 92 процент дозасы сарыф ителгән, шуңа да карамастан, вакцинага кытлык юк, ул даими рәвештә кайтарыла, дип искәртте ведомство җитәкчесе урынбасары. Бүгенге көндә республикада 664 меңнән артык кеше вакцинациянең беренче этабын узган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100