news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиблар: Вируслы пневмония кичергән пациентларга өстәмә күзәтү таләп ителә

Пневмонияне хроник авырулар булган кешеләр аеруча авыр кичерә.

(Казан, 11 сентябрь, "Татар-информ"). Вируслы яки бактериаль пневмония кичергән барлык пациентлар участок терапевтларында теркәлә. Аларга өстәмә күзәтү таләп ителә. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итте.

Үпкәсе ялкынсынган пациент COVID-госпитальдә яисә өйдә дәвалануга карамастан, ул өстәмә күзәтү таләп ителә торган кешеләр исемлегенә эләгә.

Пневмонияне хроник авырулар булган кешеләр аеруча авыр кичерә. Терелгәннән соң да, мондый пациентларга реабилитация кирәк, диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100