news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Табиблар «Васильево» шифаханәсендә карантин узучы туристларда коронавирус тапмаган

Шифаханәдә барлыгы 171 кеше карантинда утыра, аларның 24е – балигъ булмаган балалар.

Табиблар «Васильево» шифаханәсендә карантин узучы туристларда коронавирус тапмаган

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). Табиблар Төркиянең Анталья шәһәре һәм Һиндстанның Гоа штатыннан кайтканнан соң «Васильево» шифаханәсендә карантин узучы россиялеләрдә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе тапмаган. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова шул хакта хәбәр итте.

«Васильево» шифаханәсенә урнаштырылган барлык туристлар медицина тикшерүе узды. Коронавируска алынган анализларның беренче нәтиҗәләре барысының да тискәре. Алар карантинда утыруын дәвам итә, контроль анализга кадәр медицина күзәтүе астында булачаклар», - диде Галимова.

Шифаханәдә барлыгы 171 кеше карантинда утыра, аларның 24е – балигъ булмаган балалар. Самолет «Казан» аэропортына төшүгә үк Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе хезмәткәрләре очкычта аларның барысының да температурасын үлчәгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot