news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиблар бавырны май каплау билгесен атады

Аяк табаны һәм уч төбенең кычыту бавырны май каплавы турында искәртергә мөмкин. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Британиянең Express басмасына сылтама белән хәбәр итә.

Кливленд клиникасы белгечләре раславынча, эчтә авырту һәм уңайсызлык сизү бавырдагы алкоголь булмаган май авыруының стандарт билгесе санала. Әмма кайбер очракларда тәннең кычытуы бавырны май каплавы турында искәртә.

«Бавырдагы май авыруы белән бәйле тән кычыту, гадәттә, кичен һәм төнлә көчәя. Кайбер кешеләрнең, әйтик, табан асты һәм уч төбе кычыта», - дип яза Express.

Тән кычытуның бер сәбәбе – үт куыгы кислотасы тозларының җыелуы. Мондый авыруга симез яки артык авырлыктан интеккән кешеләр дучар була. Белгечләр шундый диагноз куелган пациентларга рационны яңадан карарга һәм артык авырлыктан котылырга киңәш итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100