news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиблар тикшергән 60 яшьтән олы кешеләрнең 81 процентында хроник авыру булуы ачыкланган

Дәүләт медицина гарантиясе программасы буенча пенсионерларны өч елга бер тапкыр күзәтәләр.

Табиблар тикшергән 60 яшьтән олы кешеләрнең 81 процентында хроник авыру булуы ачыкланган
архив/Султан Исхаков

(Казан, 2 октябрь, “Татар-информ”, Арсений Маврин). Быел Татарстанда медицина хезмәткәрләре 60 яшьтән узган 125 мең 270 кешене тикшергән. Шуларның 4,7 проценты гына сәламәт булуы ачыкланган.  Бу кешеләрнең 81 процентында хроник авырулар булуы ачыкланган.

Мондый статистиканы бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов әйтте. “Шунысы кызганыч, 11 меңнән артык авыру кеше беренче тапкыр ачыкланды, ягъни алар соңгы тикшеренүдән соң барлыкка килгән”, - диде ул.

Дәүләт медицина гарантиясе программасы буенча пенсионерларны өч елга бер тапкыр күзәтәләр. Шуннан соң диспансер тикшеренү вакытында аларның күрсәткечләрен күзәтеп тору, кирәк булган очракта дәвалау оештырыла.  50 яшьтән узган хатын-кызлар елга ике тапкыр маммологик тикшеренү узарга тиеш. Тирәнтен медицина тикшеренүен картлар йортларында һәм инвалидлар өчен интернатта яшәүчеләр уза.

Өлкән яшьтәге һәр өченче пациентның кан әйләнеше системасы, тагын өчтән беренең иммун системасы һәм ашкайнату бозылу белән бәйле проблемлары бар. Башка сүз белән әйткәндә, алар симерүдән интегә. Сәбәбе – калорияләр югары булу һәм физик эшчәнлек, хәрәкәтләнү аз булу. Кешенең минималь физик йөкләмәсе 30 минутлык актив җәяү йөрүгә тиң булырга тиеш, диде министрның беренче урынбасары.

Озак яшәү клубларына актив йөрүчеләр үз яшьтәшләреннән 20 процентка кимрәк авырый. Алар фикерләү сәләтен озак саклый. Илкүләм статистика нигезендә, актив кешеләр Паркинсон һәм Альцгеймер авырулары белән азрак чирли, диде Осипов.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100