news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Табиблар яшүсмерләрнең үз-үзләренә кул салуның еш очраган сәбәпләрен әйтте

Балаларны һәм яшүсмерләрне үз-үзенә кул салуга берничә сәбәп этәрә ала. Иң төп сәбәп – гаиләдә киеренке мөнәсәбәтләр, дип сөйләде Республика клиник психиатрия хастаханәсенең медицина өлеше буенча баш табиб урынбасары Татьяна Гурьянова.

«Суицидның максаты – алдан уйланылган яки уйланылмаган рәвештә тормыштан китү. Моңа депрессия китереп җиткерә. Әйтергә кирәк, күңел төшенкелегенә балалар да, яшүсмерләр дә бирелә ала. Куркыныч хәлләр булмасын өчен ата-аналарга балалары белән сөйләшергә кирәк», – диде Татьяна Гурьянова.

Шулай ук баланың үз-үзен түбән бәяләве, мәктәптә рәнҗетелү һәм җавапсыз мәхәббәт баланың үз язмышын фаҗигале төстә өзүенә китереп җиткерергә мөмкин. Медицина белгече ата-аналарга балаларының тәртибендәге үзгәрешләргә игътибарлы булырга киңәш итте. Игътибарлылык баланың депрессиядә булуын вакытында ачыкларга һәм белгечләргә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә ярдәм итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot