Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Табиблар Татарстанда җәй көне балаларның нинди җәрәхәтләр алуы турында сөйләде
Җәйге каникул чорында балаларның җәрәхәтләнү очраклары арта. Республика балалар клиник хастаханәсе баш табибының хирургия ярдәме буенча урынбасары Михаил Поспелов балаларның нинди җәрәхәтләр алуы һәм ни өчен шулай булуы турында сөйләде.
Аның сүзләренчә, хастаханәнең кабул итү бүлмәсенә һәр көнне аяк-куллары һәм умыртка сөяге сынган, бит, муен, күкрәк һәм куллар пешкән, шулай ук баш мие гипоксиясе булган балалар керә. Травматизмның төп сәбәпләре түбәндәгечә:
1. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәү - юлны тиешсез урында кичү, питбайкларда һәм электр самокатларында экипировкасыз йөрү;
2. Шашлык өчен күмер яндырганда иминлек техникасын бозу;
3. Ачык тәрәзәләрдән егылу;
4. Суга бату, шул исәптән тарзанкадан сикерүләр аркасында.
«Балалар травматизмы турындагы мөрәҗәгатьләр Республика балалар клиникаларында гына түгел, ә Татарстан Республикасының барлык клиникаларында да ешайды. Шулай ук балалар авыр җәрәхәтләр алып, инвалид калган очраклар да була. Әти-әниләрнең, балаларның үзләренең тормышы шуннан соңга кадәр һәм аннан соңга бүленә», - диде Михаил Поспелов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз