Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Табиблар Татарстан халкының күпләп имгәнү алуын төбәкнең динамик үсеше белән бәйли
Ел дәвамында республиканың һәр унынчы кешесе бер тапкыр булса да нинди дә булса имгәнү ала.
(Казан, 26 декабрь, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). Ел дәвамында республиканың һәр унынчы кешесе бер тапкыр булса да нинди дә булса имгәнү ала. Россия буенча әлеге күрсәткеч түбәнрәк – әлеге вакыт аралыгында анда һәр 11нче кеше имгәнгән яки җәрәхәтләнгән.
"Татарстанлыларның күпләп имгәнү алуы төбәкнең динамик үсеше белән бәйле, - дип белдерде “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстанның баш травматологы Сергей Кривошапко.
“Республика күләмендә алганда, имгәнү буенча күрсәткечләр Россиядәгегә караганда югарырак. Бу - төбәкнең динамик үсеше, төзелешләрнең актив темпта баруы, спорт чараларының күпләп үтүе белән бәйле”, - дип билгеләп үтте эксперт.
Кривошапко: "Агулану һәм тышкы йогынты тәэсирендә, йөрәк-кан тамырлары авырулары һәм онкологиядән кала, имгәнүләр аркасында үлем өченче урында тора", дип белдерде.
Татарстанда һәм Россиядә халыкның 19 процентка якыны - 60 яшьтән өлкән кешеләр. Үлем-китемнең өчтән бере шушы чорга туры килә. Экспертлар фаразы буенча, 2050 елда Россия төбәкләрендә өлкәннәр өлеше 30 процент тирәсе булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз