news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиблар талпаннардан күчә торган тагын бер авыруны ачыклаган

Авыру билгеләре грипп симптомнарына охшаш.

(Казан, 18 июль, «Татар-информ»). Табиблар талпаннардан йога торган тагын бер авыруны ачыклаган - бу бабезиоз. Бу хакта Швед лаборатория медицинасы өлкән табибы Лунда Кристина Перрсон сөйләде, дип хәбәр итә ТАСС.

  • Бабезиоз - ул инвазив, кеше һәм хайваннарның трансмиссив авыруы. Авыру билгеләре грипп симптомнарына охшаш.

Сәламәт кеше бабезиозны җиңел кичерә ала, авыру үзе узачак. Шуңа да карамастан, паразитлар организмда берничә ел кала ала һәм иммунитет җитәрлек дәрәҗәдә булмаганда, үлемгә китерергә мөмкин.

Бабезиозны йоктырмас өчен талпаннардан саклануның гомуми кагыйдәләрен үтәү дә җитә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100