news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Табиблар Россиядә шизофрения авыруы таралган төбәкләрне ачыклаган

Шизофрения авыруының иң югары дәрәҗәсе Үзәк федераль округта теркәлгән.

(Казан, 10 декабрь, "Татар-информ"). Табиблар Россиядә шизофрения авыруы таралган төбәкләрне ачыклаган. Шизофрения авыруының иң югары дәрәҗәсе Үзәк федераль округта теркәлгән. Анда йөз меңнән 370,9 кеше психик тайпылышлы булуы теркәлгән. Бу хакта “Российская газета” В.П. Сербский исемендәге Психиатрия һәм наркология медицина тикшеренү үзәгенә сылтама белән хәбәр итә.

Үзәк федераль округтан соң Урал һәм Себер округлары бара. Анда йөз меңнән 373 кеше психик авыру белән чирләүче исәпләнә.

Әлеге чир белән иң аз авыручылар Төньяк Кавказда һәм Көньяк федераль округта.

Белгечләр әйтүенчә, медикогеографик мәгълүматлар буенча тикшереүләр үткәрелмәгәнлектән, әлеге статистиканы булдыру кыен. Моннан тыш, төбәкләрдә психиатрия ярдәме күрсәтү сыйфаты анализы булуы мөһим.

Россиядә соңгы биш елда шизофрения авырулы кешеләр саны 1,1 процентка кимегән.

Медиклар әлеге авыруның 60 проценты тышкы хәлләргә, 40 проценты нәселдән күчүгә бәйле, дип билгеләп үтәләр.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot