news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиблар үпкә яман шешенең беренче билгеләрен әйтте

Сулыш алу кыенлашу һәм гадәти салкын тию нәтиҗәсе дип кабул итә торган ютәл булганда табибка күренергә кирәк.

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Күп очракта үпкәдәге яман шеш башлангыч стадиядә үзен белгертми. Шуңа да карамастан, экспертлар онкология барлыкка килүгә ишарә иткән симптомнарга игътибарны юнәлтергә куша. Бу хакта РИА Новости агентлыгы «Медикфорум» порталына сылтама белән хәбәр итә.

Сулыш алу кыенлашу һәм кешеләр гадәти салкын тию нәтиҗәсе дип кабул итә торган ютәл – табибка күренү өчен сәбәпләрнең берсе. Башка симптомнар арасында тамакның даими карлыгуы, муен һәм битнең шешенүе, тын бетү, сулаганда күкрәктә барлыкка килгән авырту, төнлә тирләү һәм авырлыкның кисәк кимүен атап үтәргә мөмкин.

Кайчагында үпкәдәге яман шеш хакында типик булмаган симптомнар да (гәүдәнең түбәнге өлешендә сөякләрнең авыртуы, остеопороз, бармаклар һәм тырнакларның очы калынаю, гәүдәнең урта өлеше әйләнәсендә май катламы барлыкка килү) үпкәдәге яман шеш хакында сигнал бирергә мөмкин.

Экспертлар билгеләп үткәнчә, югарыда санап үтелгән билгеләр һәрвакытта да организмда онкологик процесслар үсеш алуы хакында сөйләмәсә дә, медицина тикшерүе узарга кирәклеген искәртә.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100