news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Табиблар организмда тромб барлыкка килү билгеләре турында кисәтте

Бөекбританиянең Илкүләм сәламәтлек саклау хезмәте табиблары тромблар барлыкка килүнең симптомы турында кисәтте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Белгечләр сүзләренчә, бу патологияне сизү катлаулы. Кеше еш кына организмның сигналларына игътибар итми. Шундый симптомнарның берсе - аякта яки кулда сызлау кебек кинәт авырту тою.

Бу симтом вакыт-вакыт барлыкка килергә һәм юкка чыгарга мөмкин. Шул ук вакытта кеше бу урыны белән бәрелмәгән, анда гематома да, шеш тә юк. Мондый хәл кан төере оеша башлаганда барлыкка килә.

Табиблар шулай ук бу симптомның һәрвакытта да тромбоз булуы турында хәбәр итмәвен белдерә. Әмма әлеге билге ике һәм аннан да күбрәк атна дәвам иткән очракта белгечкә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot