Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Табиблар өчен «Бавыр циррозы булган пациентларга медицина ярдәмен оештыру» мәктәбе узачак
Иртәгә Казанда 10.00 сәгатьтә «Ривьера» отелендә табиблар өчен «Бавыр циррозы булган пациентларга медицина ярдәмен оештыру: профилактикадан өзлегүләрне дәвалауга кадәр» мәктәбе үткәрелә.
Россиядә тәүге тапкыр, Татарстанда сынау проекты кысаларында, бавыр циррозыннан интегүче пациентларга медицина ярдәме программасы эшләнә.
Очрашуда терапия һәм гастроэнтерология өлкәсендә әйдәп баручы экспертлар фикер алышачак.
Чара кысаларында заманча клиник практика мәсьәләләре каралачак: медицина ярдәме күрсәтүдә эпидемиологик тенденцияләр һәм системалы проблемалар, циррозны кисәтү мөмкинлекләре, авыруны диагностикалау һәм дәвалау алгоритмнары.
Бавыр циррозы аркасында өзлегүләргә дучар булган пациентларга ярдәм күрсәтүгә аерым игътибар бирелер дип көтелә.
Мәктәп форматы лекцияләрне генә күздә тотмый, экспертларга сораулар бирү мөмкинлеге тудырылган клиник очраклар да тикшереләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз