news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиблар һәм укытучыларга, чәчәк һәм блокноттан тыш, башка бүләкләр алуны тыярга телиләр

Хәзер сәламәтлек саклау, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләренә 3 мең сумнан кыйммәтрәк булган бүләкне кабул итеп алырга ярамый.

(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ»). Россиядә табиблар, укытучылар, төбәкләрдәге дәүләт органнары һәм муниципалитетлар карамагындагы оешмаларның башка хезмәткәрләренә, чәчәк һәм канцелярия продукциясеннән тыш, теләсә нинди бүләк кабул итеп алуны тыярга телиләр. РФ Хөкүмәте ноябрь ахырында Дәүләт Думасына шундый закон проекты тапшырган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Моннан тыш, дәүләт корпорацияләре тарафыннан булдырылган һәм контрольдә тотылучы оешма хезмәткәрләренә карата коррупциягә каршы яңа стандартлар кертү күздә тотыла, диде Баснак. Бүген мондый нормалар федераль хезмәткәрләргә карата гына кулланыла.

Хәзерге вакытта Гражданнар кодексы нигезендә сәламәтлек саклау, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләренә хезмәт вазифаларын үтәүгә бәйле рәвештә 3 мең сумнан кыйммәтрәк торган бүләкләрне кабул итеп алырга ярамый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100