news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Табиблар мәктәпне тәмамлаучылар арасында иң еш очрый торган авыруларны атады

10-11 сыйныф укучыларында нерв системасы һәм терәк-хәрәкәт аппараты белән проблемалар барлыкка килә.

Табиблар мәктәпне тәмамлаучылар арасында иң еш очрый торган авыруларны атады
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 20 июнь, “Татар-информ”). 10-11 сыйныф укучылары мәктәптән күп очракта нерв системасына бәйле булган проблемалар белән чыга. Бу хакта Балаларны илкүләм медицина тикшеренү үзәгенең фәнни эшләр буенча директор урынбасары, профессор Владислав Кучма Казан дәүләт медицина университетында әңгәмә барышында әйтте.

“Беренче урында нерв системасы һәм психологик өлкә, аннан терәк-хәрәкәт аппараты һәм өченче урында  йөрәк-кан тамырлары патологиясе тора. Күз күреме проблемасы да бар. Хроник авыруларга ашказаны авырулары керә”, - диде белгеч.

Бүген Казан дәүләт медицина университетында Россия Дәүләт Думасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, Татарстан Министрлар Кабинеты вәкилләре, табиблар, профессорлар һәм Россия һәм Татарстанның төрле ведомство вәкилләре балалар сәламәтлеге проблемалары хакында фикер алышты.

Белгечләр өч мәйданда мәктәпкәчә яшьтәге балаларга, укучыларга, студентларга дөрес итеп медицина ярдәмен күрсәтү, шулай ук аларның сәламәтлеген саклау хакында фикер алышты. 

news_right_1
news_right_2
news_bot