news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиблар кызыл уылдыкны күп ашау сәламәтлеккә зыянлы булуын кисәтә

Ак ипигә атланмай ягып, уылдык белән ашау ашказаны һәм бавырга зыян китерергә мөмкин.

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). Кызыл уылдык зур күләмдә организм өчен зыянлы, шуңа күрә Яңа ел табынында бу продуктны артык куллану кирәкми. Бу хакта Sputnik радиосына биргән интервьюсында диетолог Маргарита Королева сөйләде.

«Уылдык - ул майлы продукт, аңа әле ак икмәк һәм атланмай өстиләр. Ашказаны һәм бавыр әлеге продуктларны күпләп кабул итәргә әзер түгел», – дип аңлатты белгеч һәм бер чәй кашыгыннан артык ашамаска киңәш итте.

Табиб сүзләренчә, уылдык, май һәм ак икмәк белән ясалган ун бутерброд ашаган кешенең сәламәтлегенә «көчле холестерин» һөҗүме булачак.

Моннан тыш, Королева май яки аксымлы теләсә нинди ризыкны яфраклы салатлар яки яшелчә белән бергә катнаштырып ашарга киңәш итте. Аларда «азык җепселләре» бар, алар ризыкның зарарлы компонентларын үзләштерергә ярдәм итәчәк», - дип аңлатты ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100