news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиблар кыска ял вакытында самолетта очмаска киңәш итә

Әгәр очарга туры килсә, веналар тромбозын профилактикалау белән шөгыльләнергә кирәк.

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Табиблар кыска вакытлы ял вакытында самолетта очмаска киңәш итә. Әгәр очарга туры килгән икән инде, веналар тромбозын профилактикалау белән шөгыльләнергә кирәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

  • 2 ноябрьдә Россиядә озын яллар башланды: 4 ноябрьдә Россия Федерациясендә Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтәләр. Бәйрәм дүшәмбегә туры килгәнлектән, яллар өч көн (2, 3 һәм 4 ноябрь) дәвам итәчәк.

«Самолетта очу һәм башка климатка җайлашу безнең организмга бик кыйммәткә төшә, чөнки өч көн эчендә генә җайлашырга мөмкин. Мин кыска вакытлы ял вакытында беркемгә дә самолетта очмаска киңәш итәр идем. Самолетта очу – йөрәк-кан тамырлары системасына, бөтен организмга һәм иммун системасына гаять зур йөкләнеш китерә», - дип саный табиб-терапевт Людмила Лапа.

Авырган вакытта самолетта очу нәтиҗәсендә чир тагын да көчәергә һәм аның башка пассажирларга да йогу куркынычы туарга мөмкин.

Мәскәү сәламәтлек саклау департаментының баш штаттан тыш белгеч терапевты Григорий Арутюнов фикеренчә, самолетта очу – организм өчен стресс ул. Белгеч веналарның сәламәтлеге турында кайгыртырга киңәш итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100