Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Табиблар куркынычсыз булмаган хезмәт күрсәткән өчен җинаять җаваплылыгыннан азат ителде
Россия Президенты Владимир Путин медицина хезмәткәрләрен куркынычсызлык стандартларына туры килми торган хезмәтләр күрсәткән өчен җинаять җаваплылыгыннан азат итүче яңа закон имзалады. Документ хокукый актлар сайтында урнаштырылган.
ТАСС хәбәр иткәнчә, закон куркынычсызлык таләпләренә туры килми торган товарлар һәм хезмәтләр җитештерү, саклау, транспортировкалау яки сату өчен җәза билгеләүче маддәгә төзәтмәләр кертә. Саксыз гамәлләр ике һәм аннан да күбрәк кешенең үлеменә китергән очракта, әлеге маддә нигезендә билгеләнүче санкция 10 елга иректән мәхрүм итүне күздә тотарга мөмкин.
Яңа закон маддәне законның нигезләмәләре медицина ярдәме күрсәтү очракларына кагылмау турындагы искәрмә белән тулыландыра.
Федерация Советының конституцион законнар һәм дәүләт төзелеше комитеты башлыгы Андрей Клишас бу маддә реаль нәтиҗәлелек өчен түгел, ә күбрәк куркыту өчен хезмәт итә, дигән фикер белдерде. Аның сүзләренчә, белгечләр гадәттә саксызлык аркасында үлемгә китерү яки җитди зыян салу, шулай ук җинаятьчел ваемсызлык маддәләре буенча гаепләүләр белән очраша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз