Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Табиблар Казанда яшь футболчыларның хастаханәгә эләгү сәбәбен атады
Роспотребнадзор идарәсе «Кристалл» кунакханәсе ресторанын вакытлыча япкан.
(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Футбол турнирында катнашу өчен Казанга килгән яшь спортчыларга табиблар норовирус инфекциясе диагнозын куйган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
«Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе хәбәр иткәнчә, йогышлы авырулар хастаханәсенә мөрәҗәгать иткән 6 балада норовирус ачыкланган. Табиблар турнирда катнашучыларны күзәтүне дәвам итә», - диде ведомствоның матбугат сәркатибе Миләүшә Җамалиева.
Яшь спортчылар хастаханәгә озатылганнан соң ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе «Кристалл» кунакханәсе ресторанын вакытлыча япкан. «Кунакханәдә дезинфекция үткәрелде. Санитария таләпләрен бозу факты буенча «Кристалл» кунакханәсе рестораны эшчәнлеген вакытлыча туктату турында беркетмә төзелде. Лаборатор тикшерүләр дәвам итә», - дип искәртте матбугат сәркатибе.
- Норовирус инфекциясе – вируслы кискен авыру ул. Нигездә, әлеге инфекция вакытында укшыту, косу, эч авырту һәм быгырдау билгеләре була.
«Татар-информ» агентлыгы моңа кадәр хәбәр иткәнчә, 16 яшь футболчы эчәклек инфекциясе билгеләре белән табибларга мөрәҗәгать иткән иде. 1 ноябрьдә «Кристалл» кунакханәсендә Казанга футбол буенча турнирда катнашырга дип килгән яшь спортчылар косу һәм эчләре авыртуга зарлана башлаган. Табиблар балаларны карагач, алтысын хастаханәгә озатканнар.
Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз