news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Табиблар Казанда грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны артуын көтә

Казанда грипп һәм кискен тын юллары вирус инфекциясе (ОРВИ) белән авыручылар саны арта башлаган. Яңа ел каникулларыннан соң казанлылар медикларга ярдәм сорап ешрак мөрәҗәгать итә башлады, чөнки эшкә, мәктәпкә һәм балалар бакчасына кире кайттылар. Бу хакта шәһәрнең 7нче хастаханәсе эпидемиология бүлеге мөдире Наталья Шәйхразиева сөйләде.

Табиблар авыру вакытында барлыкка килергә мөмкин үпкә ялкынсынуыннан саклану өчен пневмококкка каршы прививка ясатырга киңәш итә.

«Пневмония актуаль проблема булып кала. Вакцинация үзеңне сакларга ярдәм итәчәк, бигрәк тә авырулар саны арткан чорда», – диде Наталья Шәйхразиева.

Россия Кулланучылар күзәтчелеге хезмәте мәгълүматлары буенча, Россиядә грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны бер атнада өчтән бергә диярлек арткан.

Грипп һәм ОРВИ профилактикасы өчен табиблар кешеләр җыела торган урыннарда битлек кулланырга, кулларны һәм борын эчен даими юарга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга киңәш итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot