Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Табиблар Казанда Горький шоссесында авариядә зыян күрүчеләрнең хәле турында сөйләде
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Табиблар кичә Горький шоссесында фура катнашында булган коточкыч юл һәлакәтендә зыян күрүчеләрнең хәле турында сөйләде.
Кичә «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, фура йөртүчесе үзен начар хис иткән һәм аңын җуйган. Идарәне югалткан фура машинасы юлдагы киртәне бәреп чыккан, «Лада Калина» автомобилен изгән, каршы як полосага чыккан һәм кюветка чыгып очкан.
Барлык зыян күрүчеләрне Казанның Садыйков исемендәге 7нче шәһәр клиник хастаханәсенә китергәннәр. Бу хакта «Татар-информ»га учреждениенең матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
«Баланы караганнан соң Республика балалар клиник хастаханәсенә күчерделәр. Бер өлкән кешене Казанның 7нче шәһәр клиник хастаханәсенә госпитализацияләделәр. Хәзерге вакытта ул хирургик операциядән соң реанимациядә ята», – диделәр клиникада.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз