Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Табиблар көнендә Рөстәм Миңнеханов хастаханәләргә 20 ашыгыч ярдәм машинасы тапшырачак
Россиядә Медицина хезмәткәрләре көне 21 июньдә билгеләп үтелә.
(Казан, 18 июнь, «Татар-информ», Вероника Ваганова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 21 июньдә уздырыла торган Табиблар көненә дәвалау оешмаларына 20 ашыгыч ярдәм машинасы тапшырачак. Бу хакта онлайн-брифингта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова әйтте.
«Ике дистәгә якын ашыгыч ярдәм машинасы тапшыру планлаштырыла. Бүгенге көндә бу иң кирәкле ярдәм төрләренең берсе, аны Россия Федерациясе Президенты һәм федераль Хөкүмәт ярдәмендә регионнар, шул исәптән Татарстан республикасы да ала», — диде спикер.
«Рөстәм Нургалиевич районнардагы ашыгыч ярдәм станцияләренә машина ачкычлары тапшырырга һәм медицина хезмәткәрләре белән очрашырга планлаштыра», — диде Лилия Галимова.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук КФУның Прецизион һәм регенератив медицина фәнни-клиник үзәгенә барырга, сырхауханә блогын һәм нейрореабилитация бүлеген карарга җыена, дип аңлатты ул.
«Кызганыч, санитар-эпидемиологик шартлар аркасында, медицина хезмәткәрләрен күпләп чакырып, традицион масштаблы чаралар үткәрү мөмкин түгел. Шуңа да карамастан, Президент бу көнне тармак вәкилләрен шәхсән котларга һәм бүләкләргә кирәк дип саный», — диде Лилия Галимова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз