Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Табиблар холестеринны гел контрольдә тотарга кирәклеген искәртте
«Авыруларның беренчел профилактикасы — ул ниндидер дару препаратлары куллану гына түгел. Куркыныч тудыра торган гадәтләрдән котылырга кирәк», — ди алар.
(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Йогышсыз хроник авыруларны кисәтү өчен холестеринны даими рәвештә контрольдә тотарга кирәк. Моның әһәмияте турында «Бердәм Россия”нең Татарстан төбәк бүлегендә җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш кардиологы Зөлфия Ким һәм Татарстанның штаттан тыш баш онкологы Эдуард Нагуманов аңлатты.
«Авыруларның беренчел профилактикасы — ул ниндидер дару препаратлары куллану гына түгел. Куркыныч тудыручы алшартлардан котылырга кирәк. Тәмәке тарту, артык симезлек, түбән хәрәкәтчәнлек тә холестерин артуга һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларына китерә ала. Кеше бу алшартлардан мөстәкыйль үзе дә котыла ала», — дип киңәш иттеләр табиблар.
Белгечләр тәмәкедән тулысынча баш тартырга киңәш итте. Алар, шулай ук, балансланган туклану мөһимлегенә басым ясады. Кан басымын, холестерин күләмен тикшертеп тору кирәклеген искәртте. «Безнең йөрәк- кан тамырлары авыруларын кисәтү өчен барлык мөмкинлекләр бар. Иң мөһиме — медицина оешмасына мөрәҗәгать итү кирәк», — диделәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз