news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиблар глаукома яшьләрдә дә булу ихтималлыгын әйтте

Глаукома вакытында ачыкланса, күрү сәләтен саклап калуга мөмкинлекләр күбрәк.

Табиблар глаукома яшьләрдә дә булу ихтималлыгын әйтте
Рамил Гали

(Казан, 3 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Табиблар глаукома яшьләрдә дә булу мөмкинлеге турында искәртә. Республика офтальмология клиник хастаханәсе офтальмохирургы Сергей Усманов «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә моңа мисаллар китерде.

«Мин әле яшь, глаукома миндә булмаячак дип әйтеп булмый. 45 яшьләрдәге ханым күз тышчасы ялкынсыну, кератит диагнозы белән килгән иде. Дәваладык, авыруы узды, ләкин күзнең анатомик төзелешенә игътибар иттем, чөнки ул да глаукомага китерә ала», — диде табиб.

Нәтиҗәдә, алар күз басымы югары булуын, күрү нервында үзгәрешләрне ачыклаган. «Күз басымы 34 мм иде, ә норма 25 мм га кадәр. Без игътибар итмәсәк, ул ханым шулай йөрер иде, чөнки авырту да тоймаган, сукыр калырга мөмкин иде», — диде Сергей Усманов.

Ул, шулай ук, бер күзе бик начар күрүгә зарланып килгән 45 яшьлек ир-атта глаукома ачыкланганын сөйләде. «Матчларга баргач, алканы да, тупны да күрмәвен сизә башлаган, шуннан безгә килде, диагностикада күз басымы 40 тан артык булуы ачыкланды. Шактый тирәнгә киткән стадия. Без аңа дәвалау билгеләдек. Авыруны тулысынча туктатып булмый, ләкин акрынайтып була», — диде күз табибы.

Шулай ук, табиб әйтүенчә, күз басымы югары булып та, һәр очракта да глаукома була дигән сүз түгел. Глаукома вакытында ачыкланса, күрүне саклап калуга мөмкинлекләр күбрәк.

«Без глаукоманы бөтенләй эзсез дәвалый алмыйбыз, глаукома аркасында югалган күрү сәләтен кире кайтара алмыйбыз, бары тик күрүне саклап кала алабыз», — диделәр белгечләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100