news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Табиблар фикеренчә, Чыңгыз Айтматовның хәле канәгатләндерерлек
Чыңгыз Айтматов үз иҗатын яратучылардан кичектерелгән очрашулар өчен гафу үтенә
Скопировать ссылку
(Казан, 17 май, “Татар-информ”). Чыңгыз Айтматовның хәлен Татарстанның әйдәп баручы медицина белгечләре даими рәвештә күзәтеп тора. Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгына ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов хәбәр итте.
Искәртеп узабыз, танылган кыргыз язучысы Чыңгыз Айтматов Казанга 15 май көнне “Гасырдан да озынрак көн” документаль фильмын төшерүдә катнашу өчен килгән иде. Язучы турындагы әлеге фильмы “Россия” телеканалы тарафыннан төшерелә. Чыңгыз Айтматовның республикага ике көнлек сәфәре кысаларында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев белән очрашуы да ниятләнгән иде. Өстәвенә, язучы үзенең туганнары белән очрашырга һәм Кукмара районында булырга теләгән.
Әмма 16 май көнне иртән Чыңгыз Айтматов хәле начараеп китү сәбәпле, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була. Көндез ул Татарстанның әйдәп баручы медицина үзәге – Республика клиник хастаханәсенә озатыла.
ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов хәбәр иткәнчә, язучының хәлен республиканың иң яхшы табиблары күзәтә. Аңа кирәкле бөтен медицина ярдәме күрсәтелә. Өстәвенә, Мәскәүнең баш нефролгы профессор Наталья Томилина да Республика клиник хастаханәсендә.
Шунысын да билгеләп узарга кирәк, Чыңгыз Айтматовны хастаханәгә салуга бәйле рәвештә, Казанга Кыргызстан Республикасның Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Раимкул Аттакуров та килде.
“Бүген иртән мин Чынгыз Торекуловичны күрдем. Аның хәле канәгатьләндерерлек”, - дип белдерде Раимкул Аттакуров. “Мин аңа язучының сәламәтлеге белән кызыксынган Кыргызстан Президенты Курманбек Бакиевның сәламен тапшырдым, ул аның тизрәк терелүен теләп калды һәм кулдан килгәнчә ярдәм итәргә үтенде. Чыңгыз Айтматов сәфәрне оештыручылардан һәм үз иҗатын яратучылардан алдан билгеләнгән очрашуларны кичектергән өчен гафу үтенде. Без планлаштырган очрашуларның барысы да булыр дип өметләнеп калабыз, әмма язучы дәвалану курсын узсын өчен күпмедер вакыт кирәк”, - дип белдерде илче.
Бүген язучы янында хастаханәдә ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева да булды. “Без Чыңгыз Тореколович белән сөйләшкәндә, ул бу хәлләрнең көтмәгәндә булуын билгеләп узды. Бу чыннан да безнең өчен көтелмәгән хәл, әмма без барыбыз да тере кешеләр һәм кызганычка, сәламәтлек торышы үзгәреп тә китәргә мөмкин. Барысы да яхшы булыр дип ышанып каласы килә. Чыңгыз Айтматов – сабыр, көчле кеше, тиздән ул терелер дип өметләнәм”, - диде ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot