news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиблар электрон рецептлар яза башлады

Даруханәләрдә мондый рецептларны кабул итү системасын җайга салырга туры киләчәк.

Табиблар электрон рецептлар яза башлады
архив tatar-inform

(Казан, 7 апрель, “Татар-информ”). 7 апрельдән Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының яңа рецепт бланклары кертү һәм дарулар билгеләү кагыйдәләрен яңарткан боерыгы үз көченә керде. Бу хакта “Российская газета” яза.

Хәзер рецептлар я кәгазьдә языла, я медицина хезмәткәренең көчәйтелгән электрон имзасы белән расланган электрон документ рәвешендә рәсмиләштерелә ала.

  • Электрон рецептларга күчү Россия Хөкүмәте каршындагы Эксперт советы тарафыннан эшләнгән телемедицина технологияләрен үстерү буенча "Юл картасы"нда 2016 ел уртасында игълан ителгән иде. Анда 2023 елга дәүләт медицина учреждениеләренең кимендә 70 проценты электрон рецептлар язарга тиеш дип күрсәтелгән.

Пациентлар алардан файдалана алсын өчен, даруханәләрдә мондый рецептларны кабул итү системасын җайга салырга туры киләчәк.

"Медицина учреждениеләреннән даруханәләргә мәгълүматлар тапшыруның синхронлаштырылган системасы булдырылырга тиеш, ул дарулар әйләнешен күзәтү системасын да үз эченә ала, - дип аңлатты медицина фәннәре кандидаты фармаколог Орест Ибраһимов. - Бу тиз булыр дип уйлыйм. Бездә цифрлы технологияләр бик тиз үсә".

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100