Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Табиблар дини бәйрәмнәрдә ковидтан саклану кагыйдәләрен үтәргә киңәш итә
Республиканың баш санитария табибы урынбасары социаль дистанцияне үтәргә, битлек кияргә һәм кулларны антисептик белән эшкәртергә кирәклеген искәртте.
(Казан, 23 апрель, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда яшәүчеләргә дини бәйрәмнәр алдыннан гамәлдәге санитар-эпидемиологик кагыйдәләр турында искәрттеләр.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина шул хакта сөйләде.
«Алда христианнарның, мөселманнарның, яһүдиләрнең дини бәйрәмнәре көтелә. Шуңа бәйле рәвештә, республикада яшәүчеләргә гыйбадәт йортларына барганда саклык һәм профилактика чараларын үтәүләрен сорап мөрәҗәгать итәбез», — диде ул.
Республиканың баш санитария табибы урынбасары социаль дистанцияне сакларга, битлек кияргә һәм кулларны антисептик белән эшкәртергә кирәклеген искәртте.
Роспотребнадзорның Татарстан бүлеге митрополитка һәм республика мөселманнары Диния нәзарәтенә үз тәкъдимнәрен юллаган.
«Шулай ук республикада яшәүчеләргә зиратта, транспортта профилактика чараларын үтәргә киңәш итәбез», — диде Любовь Авдонина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз