news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Табиблар дару препаратлары турында дөрес мәгълүмат алырга хокуклы

Мәсәлән, теге яки бу препаратны халыкка тәкъдир иткәндә, күбрәк уңай нәтиҗә бирмәгән кыйбатлы даруларга реклама ясала, дип саный Казан дәүләт медицина ак

(Казан, 25 март, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). “Соңгы елларда Россия Хөкүмәте тарафыннан халыкны дарулар белән тәэмин итү мәсьәләсенә аерым игътибар бирелә, базарда дару препаратлары саны көннән-көн арта. Бүгенге көндә Россиядә 19 мең дару төре теркәлгән. Илебезнең сәламәтлек саклау өлкәсендә дарулар белән тәэмин итүгә һәм дәвалау сыйфатына киткән чыгымнар елдан-ел үсә. Шуңа карамастан, илебездә халык үлеме очраклары кимеми”, - дип белдерде бүген Казанда узган “Фармацевтларны дипломнан соң әзерләү сыйфатын күтәрүнең актуаль мәсьәләләре” республика фәнни-гамәли конференциясендә Казан дәүләт медицина академиясенең клиник фармакология һәм фармакотерапия кафедрасы мөдире Лилия Зиһаншина.
Аның сүзләренә караганда, соңгы елларда халыкны дарулар белән тәэмин итүдә этика нормаларына каршы килү очраклары еш күзәтелә. Мәсәлән, теге яки бу препаратны халыкка тәкъдир иткәндә, күбрәк уңай нәтиҗә бирмәгән кыйбатлы даруларга реклама ясала. Даруларны җитештерүчеләр әйткәнчә, акча аны җитештерүгә һәм сынауларга китә. Дөреслектә, даруны кулланучылар аның рекламасы өчен түләргә мәҗбүр. Нәтиҗәдә, фармация сәнәгате иң күп табыш китерә торган өлкәгә әверелә. “Даруларны сатып баер өчен җитештерүчеләр нинди генә юллар сайламый. Мәсәлән, дипломнан соң медицина һәм фармация өлкәсендә белем бирү системасын, табиблар арасында зур авторитетка ия булган югары белгечләрне финанслау, журналларда авторлыгын күрсәтмичә генә мәкаләләр бастыру, диагностика һәм дәвалау стандартларын эшләүне, пациентлар мәктәпләрен һәм медицина җәмгыятьләрен финанслау, Интернетта реклама бирү, сатуга карап даруларга ташламалар ясау кебек ысуллар кулланыла. Шулай ук дарулар турында дөрес мәгълүмат бирмәгән реклама бирү очраклары да күбәя. Бу нисбәттән, табибларның дару препаратлары турында дөрес мәгълүмат алу һәм дипломнан соң белем бирү кысаларында бәйсез рәвештә белем алуга хокукларын тормышка ашыру мөһим”, - дип ассызыклады Лилия Зиһаншина.


news_right_1
news_right_2
news_bot