Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Табиблар Covid-19дан үлү куркынычын 31 процентка арттыра торган факторны ачыклаган
Коронавирус инфекциясе белән авырган кеше йоклаганда гипоксия үлем куркынычын шактый арттырырга сәләтле.
(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясе белән авырган кеше йоклаганда гипоксия үлем куркынычын шактый арттырырга сәләтле. Мондый нәтиҗәгә килгән АКШ Кливлендск медицина үзәге табибларының тикшеренүләре JAMA Networks журналында басылып чыккан.
Нәтиҗәләр медицина оешмасында 5,4 мең пациент мәгълүматларын анализлаганнан соң ясалган. Белгечләр шулай ук чирле кешедә булган йөрәк һәм үпкә авырулары, яман шеш, тәмәке тарту кебек башка факторларны да өйрәнгән.
Нәтиҗәдә, алар йоклаганда сулыш алу бозылуның коронавирустан госпитализацияләнү һәм үлем куркынычын 31 процентка арттыруын ачыклаган. Әмма гипоксиянең инфекция йоктыру куркынычы югары булу белән бәйләнеше теркәлмәгән.
Пандемия башланганнан бирле дөньяда 250,7 миллионнан артык кешенең Covid-19 вирусы йоктыруы ачыкланган. 5 миллионнан артык кеше корнавирус корбаны булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз