news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиблар Covid-19дан дәваланган татарстанлыларны плазма тапшырырга чакыра

Коронавирус белән авыручыларны вирустан сәламәтләнгән пациентларның плазмасы белән дәвалау методы Кытайда нәтиҗәле дип табылды.

Табиблар Covid-19дан дәваланган татарстанлыларны плазма тапшырырга чакыра
архив/Александр Эшкинин

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ», Елена Сәлахова). Республика кан үзәге табиблары коронавирустан сәламәтләнгән Татарстан халкын, вирус йоктырганнарны дәвалау өчен, плазма тапшыруларын сорый. Алар Covid-19 белән көрәштә плазманың ярдәменә ышана.

«Коронавирус белән авыручыларны дәвалауның мондый алымы Кытайда үзен бик яхшы яктан күрсәтте. Бу алым нәтиҗәле дип танылды, шуннан соң Кытай табиблары аны Европага тәкъдим итә башлады», — дип сөйләде Республика кан үзәгенең оештыру-методик бүлеге табибы Елена Төхвәтуллина.

Сәламәтлегендә тайпылышлары булмаган 18 яшьтән өлкәнрәк татарстанлылар плазма доноры була ала.

«Коронавирус белән авырган донор плазма тапшырганнан соң, канны вируслардан азат итәчәкләр. Шул ук вакытта авыруларны дәвалау өчен кирәкле антитәнчекләр плазмада калачак», — дип аңлатты табиб.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100