Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Табиблар Covid-19 авыруының яңа симптомын ачыклаган
Яңа типтагы коронавирус йоктырган очракта, башка симптомнар булмаса да, ис сизү тойгысы югалырга мөмкин.
(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Коронавирусның яңа тибын йоктырып Covid-19 авыруы белән белән зарарланган кешеләр ризыкның тәмен тоймаска һәм исләрне аермаска мөмкин. Британия оториноларингология ассоциациясе (ENT UK) шундый нәтиҗәгә килгән. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Ассоциация тараткан белдерүдә Көньяк Корея, Кытай һәм Италиядән килгән авыруларда «Covid-19 инфекциясе расланган пациентларның күпчелегендә аносмия/гипосмия (ис сизү тойгысы югалу\кимү. — Т-и иск.) барлыкка килгәнлеге» искәртелә.
Әйтик, Германиядә өч авыруның икесендә ис сизү тойгысының кимүе билгеләнгән. Ә Көньяк Кореяда тест үткәргән инфекциялеләрнең 30 процентында ул «авыруның җиңел формаларында төп симптом» булып чыккан.
Белгечләр сүзләренчә, аносмия теләсә нинди коронавирус инфекцияләре вакытында 10-15 процент очракта барлыкка килә. Шуңа да карамастан, экспертлар ис сизү тойгысын югалту факторын яңа типтагы коронавирус симптомнары булмаган пациентлар белән эшләгәндә исәпкә алырга кирәк дип саный. Ис сизү тойгысы белән бәйле проблемалар килеп туган очракта, алар җиде көнгә үзлектән изоляцияләнергә киңәш итә.
«Татар-информ» элек Роспотребнадзорда коронавирусны диагностикалау өчен илдәге системалар турында сөйләгәннәрен хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз