news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиблар чәч буяуның яман шеш авыруы белән ни дәрәҗәдә бәйле булуын ачыклаган

Чәчне елга алты тапкырдан да артыграк буяу күкрәктә яман шеш авыруы китереп чыгарырга мөмкин.

(Казан, 16 октябрь, "Татар-информ"). Чәчне елга алты тапкырдан да артык буяу күкрәктә яман шеш авыруы китереп чыгарырга мөмкин. Бу хакта Лондон Princess Grace Hospital хастаханәсе профессоры Кефан Мокбел җиткергән, дип хәбәр итә "РИА Новости" мәгълүмат агентлыгы The Times порталына сылтама белән.

Табиб күкрәктә яман шеш булган авырулар тарихын өйрәнгән һәм чәчләре буялган хатын-кызларда бу авыруга диагноз 14 процентка ешрак куелуын ачыклаган.

"Безнең тикшеренүләр чәчтәге буяу һәм сөт бизләрендә онкология авыруы килеп чыгу арасында статистик бәйлелекне ачыклады. Мин чәчне елга алты тапкырдан да артык буямаска киңәш итәм һәм белгечтә даими тикшеренү үтеп тору кирәк”, – дип җиткергән табиб.

Аның сүзләренчә, хуш исле кушылмалар минималь концентрациядә булган буягычлар сайларга кирәк. Ә менә табигый ингредиентлардан, мәсәлән, гөлҗимеш яисә рәваҗдән ясалган буяулар, сәламәтлеккә зыян салмаска тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100