news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиблар авыру билгеләре сизелүгә кичекмәстән медицина ярдәменә мөрәҗәгать итәргә чакыра

Грипп нинди генә төрдә булмасын, аны вакытында дәваламаганда берүк авыр нәтиҗәләргә китерергә мөмкин

(Казан, 17 ноябрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Сәламәт кешеләргә иммунитетларын ныгыту чараларын күрергә, ә авыру билгеләре сизелгән гражданнарга үз-үзен дәвалау белән мавыкмыйча, кичекмәстән табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Грипп эпидемиясе чорында табиблар республика халкын әнә шул таләпләрне үтәргә чакыра. Бу хакта бүген Министрлар Кабинетында узган брифингта да сүз барды.

Грипп белән бәйле рәвештә быел килеп туган вәзгыять шуның белән дә катлаулана: сезонлы грипп белән бер үк вакытта югары патогенлы А/H1N1тибындагы яңа төр грипп та йөри. Сәламәтлек саклау министры урынбасары Руфинә Голубева сүзләренә караганда, Татарстанда көн саен сезонлы грипп һәм югары тын юллары инфекциясе белән 5-7 мең кеше теркәлә. Эпидемия бусагасы республиканың барлык шәһәрләрендә дә бик югары. Шулай да инде икенче атна республикада сезонлы грипп белән бәйле вәзгыятьнең тотрыклылануы күзәтелә. Табиблар, хәлнең алга таба әкренләп кимүгә таба баруын искәртә.

Ә менә дуңгыз гриппы дип йөртелүче яңа төр гриппны йоктыруның Татарстанда бүгенгә 483 очрагы теркәлгән. Авыручыларның яртысыннан артыгы 30 белән 40 яшь арасындагылар. Әлеге төр грипп белән авыручылар республиканың 32 муниципаль берәмлегендә күзәтелә. Хәзерге вакытта стационарларда дәваланган шундый 258 кеше савыгып өйләренә кайткан.

Руфинә Голубева белдерүенчә, грипп нинди генә төрдә булмасын, аны вакытында дәваламаганда берүк авыр нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Шуның иң киң таралган нәтиҗәсе -үпкә ялкынсынуы. Быелгы грипп чорында шул сәбәп белән 3 кешенең гомере өзелгән. Аларның барысы да табибка хәлләре авырайгач кына соңга калып мөрәҗәгать иткән. Руфинә Голубева республика сәламәтлек саклау учреждениеләренең үпкәләрне ясалма эшләтүче аппаратлар белән тулысынча тәэмин ителүен ассызыклады. Аның сүзләренә караганда, Татарстанда сезонлы гриппка каршы вакцина ясау инде тәмамланган. “Сәламәтлек” илкүләм проекты нигезендә, вакцина 638 меңнән артык кешегә ясалган. Дуңгыз гриппына каршы беренче препаратлар Россия төбәкләренә ноябрь ахыры-декабрь башларына кайтырга тиеш.

Сакланганны саклармын дигән Ходай. Республика табиблары халыкны үз сәламәтлеген кайгыртырга, сарымсак, суган кебек халык медицинасы чараларына мөрәҗәгать итәргә чакыра. Ә авыру билгеләрен сизүгә ук табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу чаралар белән җентекләп ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының рәсми порталында да танышырга мөмкин.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100