news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиблар атеросклероз һәм Альцгеймер авыруы үзара бәйле икәнен ачыклаган

“Альцгеймер авыруы белән чирләргә теләмәгән кешегә канындагы холестерин күләмен тикшереп торырга кирәк”, диде кардиология белгече.

Табиблар атеросклероз һәм Альцгеймер авыруы үзара бәйле икәнен ачыклаган
Султан Исхаков

(Казан, 27 ноябрь, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Табиблар атеросклероз һәм Альцгеймер авыруы үзара бәйле дигән фикергә килгән. Бүген бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгеч-кардиологы, ТР фәннәр академиясе академигы Альберт Галявич хәбәр итте.

“Күптән түгел, фәнни публикация вакытында, атеросклероз белән Альцгеймер авыруының бәйләнештә булуы ачыкланды. Әгәр дә кеше Альцгеймер авыруы белән чирләргә теләми икән, аңа канындагы холестерин күләмен тикшереп торырга кирәк”, - диде Альберт Галявич.

  • Атеросклероз – кан тамырлары авыруы. Бу авыру вакытында кан тамырларына холестерин җыела һәм, тамырларда төерләр барлыкка килеп, алар кан агышын тоткарлый. Әлеге авыру нәтиҗәсендә инфаркт һәм инсульт барлыкка килергә мөмкин.
  • Альцгеймер авыруы (альцгеймер төрендәге сениль деменция) – деменциянең иң еш очрый торган төре, нейродегенератив авыру. Бу авырудан кешенең хәтере саега, интеллекты кими, ахыр чиктә ул шәхес булудан туктый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100