news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиблар артык су куллануның зыянлы булуы турында сөйләде

Олы кеше су куллануны көненә 3-4 литрдан да арттырырга тиеш түгел.

(Казан, 25 ноябрь, “Татар-информ”). Табиблар суны артык күп куллану сәламәтлек өчен куркыныч тудыруы мөмкин булуын кисәтте. Бу хакта, Business Insider мәгълүматларына нигезләнеп, РИА яза.

Бөер сәгатенә якынча 800-1000 миллилитр су эшкәртә ала, дип анлата басма. Әгәр бу сан артып китсә, организмдагы натрий балансы бозыла.

Су белән "исерү" нәтиҗәсендә кан басымы күтәрелергә мөмкин, шул сәбәпле баш мие функциясе зыян күрә, кеше кома хәлендә калып, үлергә дә мөмкин. Табиблар әйтүенчә, артык гидрация, сусызлык кебек үк, зыянлы.

Олы кеше су куллануны көненә 3-4 литрдан да арттырырга тиеш түгел.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100