news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб зыянлы ризыклар исемлеген әйтте

Организмга В төркеме витаминнары тиешле күләмдә керсен өчен, ярмалар һәм дөрес итеп пешерелгән икмәк ашарга киңәш ителә.

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының эндокринология милли медицина тикшеренү үзәгенең терапевт-эндокринологы Фатыйма Дзгоева RT белән әңгәмәдә дөрес туклану буенча киңәшләр биргән. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Итне атнага бер мәртәбә генә ашарга кирәк. Бу чикләү кош итенә кагылмый. Ә колбасалардан һәм сосискалардан бөтенләй баш тарту хәерле.

Моннан тыш, ул йомырканы көн саен ашарга ярамый дигән фикерне кире какты. Аның сүзләренчә, пешкән бер йомырка ашау зыян китермәячәк.

Дзагоева В төркеме витаминнары организмга керсен өчен, ярмалардан һәм дөрес әзерләнгән икмәктән баш тартмаска киңәш итте. Ә менә тозлы һәм баллы ризыкны ул азрак ашарга киңәш итә.

Табиб фикеренчә, акрын үзләштерелә торган углеводлар, тупас бөртекле, кузаклы культура ризыклары, зәйтүн мае һәм чикләвекләр матурлык һәм сәламәтлек өчен дөрес туклану стиле булып тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100