Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Табиб яз көне организмга ничек ярдәм итәргә кирәклеге турында сөйләде
Язын хезмәт һәм ял режимын саклау, физик йөкләнешкә вакыт бүлү, дөрес туклану һәм витаминнар кабул итү мөһим, дип белдерде табиб-эпидемиолог, Россия Фәннәр академиясе академигы, Россия мәгариф академиясе президенты урынбасары Геннадий Онищенко. Болар барысы да күчеш сезонына иммунитетны ныгытырга мөмкинлек бирәчәк, дип яза «Российская газета».
«Эш һәм ял режимын сакларга, вакытында йокларга, вакытында торырга кирәк. Әгәр ниндидер физик эш башкармасагыз, аны эшләгез, үзегезне өйрәтегез һәм бу мөмкинлектән файдаланыгыз», - диде Онищенко.
Моннан тыш, ул туклануга игътибарлы булырга һәм витаминнар кабул итәргә киңәш итә. Шулай ук бу чорда җылы өске киемнәрен салып ташлау да куркыныч, чөнки язын һава торышы мәкерле һәм салкын тидерергә мөмкин.
«Әлбәттә, витаминнар кабул итү, сезонга карап киенү зарур, чөнки күпләр кышкы киемнәрен салды инде, әмма һичьюгы сезонлы, язгы-көзге кием кияргә кирәк», - дип өстәде Онищенко.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз