news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб җәяү йөрү гомерне берничә елга озайтуы хакында әйтте

Сәламәт яшәү рәвеше – дөрес туклану, беренче чиратта, исерткеч эчемлекләрдән баш тарту һәм физик эш башкару ул, дип искәртте академик Лео Бокерия.

(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ»). Атнасына ике сәгать җәяү йөргән кеше аз хәрәкәтләнүче кешегә караганда алты-сигез елга озаграк яши.

Бу хакта РИА Новости агентлыгы Бакулев исемендәге Йөрәк-кан тамырлары хирургиясе илкүләм медицина тикшеренү үзәге һәм «Милләт сәламәтлеге лигасы» гомумроссия иҗтимагый оешмасы президенты, Россия Фәннәр академиясе академигы Лео Бокериягә сылтама белән хәбәр итә.

«Бик тә гыйбрәтле бер мисал китерәм. Америкалылар дистәләрчә миллион кеше арасында тикшеренү үткәргән, ул атнасына ике сәгать җәяү йөргән кешенең аз хәрәкәтләнүче кешегә караганда алты-сигез елга озаграк яшәвен күрсәткән. Шунлыктан җәяү йөрү шундый популяр, ул бернинди чыгымнар да таләп итми. Хәтта бер бүлмәле фатирда яшәсәгез дә, бераз йөреп килегез, аякларыгызны селкетегез», — диде ул.

Бокерия билгеләп үткәнчә, пандемия аркасында кертелгән үзизоляция сәламәт яшәү рәвешенә берничек тә комачаулык итә алмый. Сәламәт яшәү рәвеше — дөрес туклану, беренче чиратта, исерткеч эчемлекләрдән баш тарту һәм физик эш башкару ул, дип искәртте Бокерия.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100