news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб халыкның ни сәбәпле чит илләрдә дәвалануын аңлатты

Атказанган табиб Ирек Билалов фикеренчә, чит илләрдә хезмәт күрсәтү, сервис югарырак куелган.

Табиб халыкның ни сәбәпле чит илләрдә дәвалануын аңлатты
"Татар-информ"

Татарстанның атказанган табибы, Россиянең сәламәтлек саклау отличнигы Ирек Билалов халыкның дәвалану өчен ни сәбәпле чит илләргә баруын әйтте. 

«Чит илдә хезмәт күрсәтү, сервис югарырак куелган, матуррак сөйлиләр, матуррак ышандыра беләләр. Бездә бу якны карап бетерәсе бар. Дөрес, бүгенге көндә бездә дә болар тормышка керә башлады. Безнең табибларга Мәскәү, Себер, хәтта Америкадан кайтып дәваланучылар бар», – диде ул «Гадел әңгәмә» тапшыруында.

Татарстандагы медицина чит илләрнекеннән калышмый, ди табиб.

«2012 елда Израильгә барып, андагы клиникалар белән таныштык. Анда булганга ун ел вакыт узып бара. Ул вакытта андагы технологияләр бездә, Татарстанда, кергән, яки керә башлаган иде инде. Моңа Россиянең башка өлкәсендәге коллегалар ышанмый да торды», – диде Ирек Билалов.

Аның сүзләренчә, чит ил табиблары кайбер өлкәләрдә Татарстандагы хезмәттәшләреннән өйрәнә.

«Бер танышыма Германия табибы: «Нишләп безгә алып киләсез, безнең табиблар сезнекеләрдән өйрәнә бит», – дип әйткән. Кеше бер дә белмәгән җиргә бармый. Медицина өлкәсендә Татарстан лаеклы урын алып тора. Моны килгән кунаклар да әйтә. Бер елны җырчы Александр Розенбаум килгән иде. Ул ФАПларны карап, шаккатып китте», – диде. 

  • Табиб Ирек Билалов белән «Гадел әңгәмә» тапшыруын «Татар-информ»ның Ютуб-каналында карый аласыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100